Мәхәббәт сәфәре

Очраклы бу танышулар
Күкрәктә ут уйнатты,
Юлын таш баскан чишмәнең
Сулышларын чистартты.

Чыктык тәүге сәяхәткә,
Мәхәббәт сәфәренә…
Гүзәллек үзе теркәлә
Күңелем дәфтәренә.

Үрләргә менеп үрләрдән
Очтык ерак җирләргә.
Уйламадык кайтырбыз дип
Туган үскән илләргә

Канатлар нык — сымаслар, дип
Кичтек дәръя-диңгезне…
Җилләр, яңгырлар сынады
Бердәнбер хисебезне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »