Соңгы яфрак (икенче вариант)

Көз җиткәнен күрәм яфраклардан…
Елый-елый җиргә иңәләр.
Моңсу рапсодия… Саргылт әҗәл
Тереклекне шулай җиңәләр.

Җил очыра, аера яфракларны,
Ташлый суга, илтә учакка.
Кеше язмышлары, тормыш көзе
Чагылып китә миңа шул чакта.

…Өй каршында ялгыз каен тора —
Бер яфрагы калган үзенең.
Җилләр исә, яңгыр-карлар ява,
Ләкин төшми яфрак өзелеп.

Кайдан килә шундый яшәү көче,
Бәйләнеше туган туфракка?!
Кыш буена күз алдымда тора —
Мин сокланам соңгы яфракка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »