Кызлар көлә…

Урам буйлап бара кызлар көлеп,
Болытлы көн китә яктырып,
Шул көлүләр ыспай егетләрнең
Йөрәкләрен ала яндырып.

Кызлар көлә кышкы буранда да,
Кызлар көлә яңгыр яуганда,
Кызлар көлә бармак күрсәтсәң дә,
Кызлар көлә кызлар булганга.

Сөенәләр кызлар, белмим тик сәбәбен,
Нинди бәхет күктән төшкәндер…
Бәлкем, сөйгән ярлар, тәвәккәлләп,
Тәүге серен кичә чишкәндер.

Кызлар көлә кышкы буранда да,
Кызлар көлә яңгыр яуганда,
Кызлар көлә бармак күрсәтсәң дә,
Кызлар көлә кызлар булганга.

Кызлар күзләп барам — кәефләр шәп,
Сирәк була мондый тойгылар…
Көлә кызлар, димәк, бар да яхшы,
Еламасын алар кайгыдан.

Кызлар көлә кышкы буранда да,
Кызлар көлә яңгыр яуганда,
Кызлар көлә бармак күрсәтсәң дә,
Кызлар көлә кызлар булганга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »