Үкенү (икенче вариант)

Киттем — кайталмадым, юлым ерак…
Урман-таулар безнең арада.
Уянамын ак өметләр белән,
Ә кичләрен алар тарала.

Бу дөньяның ике игезәге —
Аерылу белән сагыну.
Озатып йөри безне гомер буе,
Ул газаптан юктыр арыну.

Гомеремнең соңгы бер көзендә
Кайттым туган якка ашкынып…
Без яшьлектә салган күперләрне
Алып киткән вакыт ташкыны.

Бу дөньяның ике игезәге —
Аерылу белән сагыну.
Озатып йөри безне гомер буе,
Ул газаптан юктыр арыну.

Нигез корган, гармуннар өзелгән,
Читтә бигрәк озак йөрелгән…
Гомер йомгак кебек тәгәрәгән,
Сиздермичә генә сүтелгән.

Бу дөньяның ике игезәге —
Аерылу белән сагыну.
Озатып йөри безне гомер буе,
Ул газаптан юктыр арыну.

Бернәрсә дә тиктомалдан түгел,
Дөнья барысын да тигезли…
Туган туфрак үч аладыр бездән,
Ташлап киткән өчен нигезне.

Бу дөньяның ике игезәге —
Аерылу белән сагыну.
Озатып йөри безне гомер буе,
Ул газаптан юктыр арыну.

Голосов пока нет
« »