Кайсыгызның күңеле нечкәргән?.. (Әнкәй моңы)

Башым салам, юкәгә сөяләм,
Моңга сусап җаннар тилмерә…
Әкрен генә «Карурман»ны сузам,
Шул җыр миңа кинәт көч бирә.

Байтак йөрдем фани дөнья буйлап,
Тоялмадым тәмен тормышның.
Сагынып кайттым изге чишмәләрне,
Салкыннарын бездәге кышның…

Бишек җыры, әнкәй моңы белән
Сеңгән җанга изге мәхәббәт.
Аның белән яшәүләре — җәннәт,
Ансыз яшәүләре — кыямәт.

Байтак йөрдем фани дөнья буйлап,
Тоялмадым тәмен тормышның.
Сагынып кайттым изге чишмәләрне,
Салкыннарын бездәге кышның…

Бар язганым ята ак кәгазьдә…
Кайсыгызның күңеле нечкәргән?
Бармы арагызда елатырлык көйче —
Кайсыгызга Ходай моң биргән?

Байтак йөрдем фани дөнья буйлап,
Тоялмадым тәмен тормышның.
Сагынып кайттым изге чишмәләрне,
Салкыннарын бездәге кышның…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »