Күңелең сынмасын

Тәрәзәңә бер көн бәрде карлы яңгыр…
Кемдер әйтте: «Түз син, язмышың шулайдыр…»
Китте ул ашыгып, китте ул хушлашмый,
Кемгәдер үпкәләп, дөньяны аңламый.

Авыр көннәреңдә тешеңне кыс, көрәш,
Бирешмә, елама, түз инде, сеңелкәш.
Син ялгызың түгел, сынмасын күңелең,
Балаларың өчен яшә, яшә, бәгырем.

Караңгы төннәрдә ялгызың булганда,
Каргама дөньяны, күңелең тулганда.
Төннән соң көн туа, ач тәрәзәләрне,
Кояш үзе алыр кара пәрдәләрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (11 голосов)
« »