Тагын кайттым… нигә кайттым соң мин?
Кемнәр көтә монда, ниләр бар?
Яшьлек сукмакларын үлән баскан,
Дуслар киткән, көтми сөйгән яр.
Кайда соң сез, зифа ак каеннар,
Без утырткан нәни юкәләр?!
Чишмәләре кипкән тугайлардан
Сандугачлар киткән үпкәләп.
Вакыт йөге узган урамнардан,
Көмеш баскан әнкәй чәчләрен.
Авылым да карт аналар кебек
Җуйган, ахры, үзенең көчләрен.
Тагын кайттым… ничек кайтмаска соң,
Тарта тамыр, тарта туганнар…
Тау битендә яткан каберләрдән
Дәшә кебек дөнья куйганнар.
Тагын кайттым… Сагынып кайттым әле.
Йөрәкләрдә сагыш, давыл бар…
Ярый әле кайтып сыеныр өчен
Җир йөзендә туган авыл бар.