Шаулый урман (икенче вариант)

Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагындыра авылымны,
Искә төшкәндә.

Сагындыра авылымның,
Чокыр — чакыр урамнары.
Әллә шунда уйнап үскәнгә.

Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагындыра туган авылым,
Уйга кергәндә.

Сагындыра әнкәемнең,
Мич башындагы баллары.
Әллә шуны эчеп үскәнгә.

Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагындыра балачагым,
Искә төшкәндә.

Сагындыра әткәемнең
Шатка торган каешлары.
Әллә шуны тәтеп үскәнгә.

Шаулый урман, шаулый урман,
Җилләр искәндә.
Сагындыра туган авылым,
Уйга кергәндә.

Сагындыра авылымның,
Чокыр — чакыр урамнары.
Әллә шунда аунап үскәнгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »