Бик сагындым сине, яшьлегем

Категория: көе һәм сүзләре

Бик сагындым сине, яшьлегем,
Сагышларым баса иңнәргә.
Бер кайтасы иде яңадан,
Гомер язындагы көннәргә.
Бик сагындым сине, яшьлегем.
Бик сагындым сине, яшьлегем,
Сагынгандай кошлар язларны.
Бер тоясы иде яңадан,
Шул язларда калган назларны.
Бик сагындым сине, яшьлегем.

Нишләргә, әзләп табар өчен, нишләргә,
Кайтыр юлы кайдан әзләргә.
Бик сагындым сине, яшьлегем, эх,
Еш керәсең никтер төшләргә.

Бик сагындым сине, яшьлегем,
Җирсетә шул ярсу үткәннәр.
Юлын, табып, кайта алсамда,
Юктыр синдә мине көткәннәр.
Бик сагындым сине, яшьлегем.

Нишләргә, әзләп табар өчен, нишләргә,
Кайтыр юлы кайдан әзләргә.
Бик сагындым сине, яшьлегем, эх,
Еш керәсең никтер төшләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »