Фиданнары, тальяннары

Категория: көе сүзләре

Унсигезләр узды инде
Матур татлы төш булып.
Без һаман яшь, без һаман шәп,
Йөрибез егет булып.

Эх, яшьлекнең уты — дәрте
Сүрелми дә, сүнми дә!
Көмеш телле тальяннары,
Тальяннары, Фиданнары —
Һаман табын түрендә!
Эх, яшьлекнең уты — дәрте
Сүрелми дә, сүнми дә!
Алма кебек чибәр кызлар,
Гүзәл кызлар, матур кызлар —
Һаман безнең куенда!

Без яшьлектә сөйми калган
Кызлар үпкә тотмасын.
"Бер кайчан да соң түгел!" — дип,
Әйтсен белгән догасын.

Эх, яшьлекнең уты — дәрте
Сүрелми дә, сүнми дә!
Көмеш телле тальяннары,
Тальяннары, Фиданнары —
Һаман табын түрендә!
Эх, яшьлекнең уты — дәрте
Сүрелми дә, сүнми дә!
Алма кебек чибәр кызлар,
Гүзәл кызлар, матур кызлар —
Һаман безнең куенда!
Кырыкта да, илледә дә,
Алтмышта да, җитмештә да —
Яшь егет калып була!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »