Иделләре-күлләре

Урман эчләрендә урман
Керсәм чыгалмам инде, әй.

Урман эчләрендә урман
Керсәм чыгалмам инде.
Сандугачлар булып сайрый,
Һаман түзәлмам инде.

Өфеләргә мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам, шул.

Өфеләргә мин гел барам,
Гел барам, гөлләр алам.
Таң йокысы татлы була, —
Шунда да уйлап алам.

Өфеләргә баруларым
Гөлсирин өчен генә, шул.

Өфеләргә баруларым
Гөлсирин өчен генә.
Януларым-көюләрем
Гел синең өчен генә.

Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре, шул.

Иделләре, иделләре,
Иделләре-күлләре.
Син минеке, мин синеке
Димәдең бит элгәре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.1 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »