Зөһрә йолдыз (икенче вариант)

Күккә менеп алыр идем,
Ай өстәрендә булсаң.
Сине барыбер табыр идем,
Гел читләреңдә булсаң.

Зөһрә йолдыз — йолдыз чыгым,
Син уем, зур байлыгым.
Синдә мең кояш җылысы,
Мең кояш яктылыгы.

Тормышымның матурлыгы,
Син яшәүем мәгнәсе.
Җир җиһан да, син бергенә,
Бердән — берем Зөһрәм.

Зөһрә йолдыз — йолдыз чыгым,
Син уем, зур байлыгым.
Синдә мең кояш җылысы,
Мең кояш яктылыгы.

Гел яңгырлар, кар — бураннар,
Чикләп узарлар сине.
Аклап тора мәхәббәтне,
Кайнар сөюем минем.

Зөһрә йолдыз — йолдыз чыгым,
Син уем, зур байлыгым.
Синдә мең кояш җылысы,
Мең кояш яктылыгы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »