Алмагач, сандугач

Алтын балдагым да бар (да),
Көмеш балдагым да бар.
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Ни сорасаң, шуны бирәм,
Кайчан алдаганым бар?
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Безнең арта салкын чишмә
Туңа торгандыр инде.
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Һәр кемдә дә бер үкенеч
Була торгандыр инде.
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Куй самовар, чәй эчәек,
Жәлләмәгез күмерне.
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Ашап-эчеп, уйнап-көлеп
Үткәрәек гомерне.
Алмагач, сандугач,
Син ай булсаң, мин — кояш.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Алмагач, сандугач»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (8 голосов)
« »