Кара каш, бөдрә чәч

Алма яфрагы коела,
Әкерен искән җил белән.
Белмисең шул хәлләремне,
Бер күрергә тилмерәм.

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Таң алдыннан якты яна,
Ай белән Рушан йолдыз.
Төнлә төшләремдә күрәм,
Уянасам кабат ялгыз.

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Сайра-сайра син сандугач,
Моңлы тавышың белән.
Миндә җырына кушлыйм,
Кайгы-сагышым белән.

И, кара каш, бөдрә чәч,
Үпкәләгән, үпмәгәч.
Үпкәләсәң ни хәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »