Кап — кара төн

Категория: көе сүзләре

Кояш баей тагы төн җитә,
Төнлә бары тик сагыш көтә.
Җавапсыз бит минем сөюем,
Яратамын өзелеп диюем.

Кап-кара төн — мине алдады,
Кап-кара төн — сине урлады,
Кап-кара төн — сары сагышым,
Кап-кара төн — минем язмышым.
Кап-кара төн — синнән үтенәм,
Кап-кара төн — тагы мин көтәм,
Кап-кара төн — кайтар син аны,
Сөя алмамын анан башканы.

Көннәр, айлар, еллар үтәләр,
Тугрылар барыбыр көтәләр.
Яр буенда мин hаман көтәм,
Ал җилкеннәр күренми күптән.

Кап-кара төн — мине алдады,
Кап-кара төн — сине урлады,
Кап-кара төн — сары сагышым,
Кап-кара төн — минем язмышым.
Кап-кара төн — синнән үтенәм,
Кап-кара төн — тагы мин көтәм,
Кап-кара төн — кайтар син аны,
Сөя алмамын анан башканы.

Тагы кара төн төшә җиргә,
Бүгендә булалмадык бергә.
Бу ахыры безнең язмыштыр,
Айсыз, төннәр булу ялгыштыр.

Кап-кара төн — мине алдады,
Кап-кара төн — сине урлады,
Кап-кара төн — сары сагышым,
Кап-кара төн — минем язмышым.
Кап-кара төн — синнән үтенәм,
Кап-кара төн — тагы мин көтәм,
Кап-кара төн — кайтар син аны,
Сөя алмамын анан башканы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »