Авыл көе (Карачатау җыры)

Агыйделнең парахуты,
Безгә җитә алмый уты шул,
Безгә җитә алмый уты.

Син уйламый, үтә микән,
Сәгате һәр минуты.

Агыйдел сулары булсам,
Ургылып агар идем, шул,
Ургылып агар идем.

Яңгыр тамсылары булсам,
Алдыңа тамар идем.

Агыйделнең күпере лә,
Челтер-челтер итүе, шул,
Челтер-челтер итүе.

Сызылып аткан, таңнар кебек,
Гомерләрнең үтүе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »