Хәлләрең ничек дип сорама

Югалтым кадерле кешемне,
Ялгызым үткәрәм көннәрне.
Хәлләрең ничек дип сорама,
Хәлләрең ничек дип сорама…

Бардыр бит, күргәнең бардыр бит,
Яңгырга сусаган гөлләрне.

Югалтым сөйкле кешемне,
Нишләтим җан тулы сагышны.
Хәлләрең ничек дип сорама,
Хәлләрең ничек дип сорама…

Бардыр бит, күргәнең бардыр бит,
Ялгызы өшегән аккошны.

Югалтым бердән-бер кешемне,
Кар-болыт каплады күкләрне.
Кызганып карма күземә,
Кызганып карма күземә…

Бардыр бит, күргәнең бардыр бит,
Кайгысын җиңелгән күпләрне.

Югалтым кадерле кешемне,
Ялгызым үткәрәм көннәрне.
Хәлләрең ничек дип сорама,
Хәлләрең ничек дип сорама…

Бардыр бит, күргәнең бардыр бит,
Яңгырга сусаган гөлләрне.
Бардыр бит, күргәнең бардыр бит,
Ялгызы өшегән аккошны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »