Ташлама, бәгыркәем

Категория: көе сүзләре

Алма бакча, челтәр капка,
Ачыла ике якка.
Аккош балалары кебек,
Икебез ике якка.

Алма биреп ашатырлар,
Ашама бәгыркәем.
Кеше сүзләренә карап,
Ташлама, бәгыркәем.

Алма алып алданырсың,
Алма пешкән чагымда.
Сагынырсың, саргаерсың,
Исеңә төшкән чагыңда.

Алма биреп ашатырлар,
Ашама бәгыркәем.
Кеше сүзләренә карап,
Ташлама, бәгыркәем.

Алма бакчалары аша,
Үтәр юллар бар микән.
Синдә бәгърем, минем кебек,
Бер күрегә зар микән.

Алма биреп ашатырлар,
Ашама бәгыркәем.
Кеше сүзләренә карап,
Ташлама, бәгыркәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
« »