Өзгәләнмәгез йөрәкләр

Шау чәчәкле язлар җиткәч,
Ник соң күңел җилкенә.
Үз тиңен көтә һәр йөрәк,
Сагышка түзеп кенә.

Өзгәләнмәгез йөрәкләр,
Парларсыз калмассыз сез.
Маңгаегызда язылган,
Ярларны табарсыз сез.

Чәчләр-чәчкә бәйләнерләр,
Бер кидерелер балдакалар.
Сөю, кавышу өчендә,
Килә бир җиргә язлар.

Өзгәләнмәгез йөрәкләр,
Парларсыз калмассыз сез.
Маңгаегызда язылган,
Ярларны табарсыз сез.

Язда туган, саф-пакъ хисләр
Каралмасын гомергә.
Пар аккоштай, сандугачтай,
Гашыйклар булсын бергә.

Өзгәләнмәгез йөрәкләр,
Парларсыз калмассыз сез.
Маңгаегызда язылган,
Ярларны табарсыз сез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »