Бер күрүдә сине яраттым,
Бигърәкләр дә инде охшаттым.
Син бары шаярдың, көлдең,
Килмә син, йөрмә дидең.
Тулган айда нурлы йөзләрең,
Күреп туймый сине күзләрем.
Чынга ал син хисләремне,
Ямьле ит кичләремне.
Бу дөнъяда иң зур теләгем,
Кабул итче ярсу йөрәгем.
Син минем, гомерлеккә,
Язмышымның бүләге.
Сиңа диеп җырлар җырлыймын,
Назлы сүзләремне сөйлим мин.
Яшик без сөеп, сөелеп,
Бәхетләргә сөенеп.
Икәү үтик тормыш елларын,
Бормалы гомерләр юлларын.
Уйларымда син-син гелдә
Бердән-берем бергенәм.
Бу дөнъяда иң зур теләгем,
Кабул итче ярсу йөрәгем.
Син минем, гомерлеккә,
Язмышымның бүләге.