Күңелемне күзләреңнән беләм

Үз хәлемне үзем белми
Күзләреңә бактым.
Уйларымның бөтенесен
Күзләреңнән таптым.
Үз хәлемне үзем белми, үзем белми,
Уйларымның бөтенесен
Күзләреңнән таптым.

Күңелемне күрәм анда
Көзгедәге сымак.
Шикләнсәм, карыймын сиңа,
Үз үземне сынап.
Күңелемне күрәм анда, күрәм анда,
Шикләнсәм, карыймын сиңа,
Үз үземне сынап.

Аермасын безне язмыш,
Хәтта бик-бик азга.
Күзсез калган кебек булам,
Күзләреңнән язсам.
Аермасын безне язмыш, аермасын!
Күзсез калган кебек булам,
Күзләреңнән язсам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »