Ел мизгеле язга авышканда
Хисләр ярсый тотып тыйгысыз.
Йөрәгемә урын таба алмыйм
Төннәр әрнеп уза йокысыз.
Мәңге сүнмәс сагышларга салып
Ябып киттен бәхет капкасын.
Һаман көтәм әле, бер килерсең,
Аңларсың дип яшьлек хатасын.
Йөрәгемнән тамчы булып тама
Сагыш катыш канлы яшьләрем.
Күз яшемне эчкә йотып яшим
Сүнмәсен дип сөю хисләрем.
Мәңге сүнмәс сагышларга салып
Ябып киттен бәхет капкасын.
Һаман көтәм әле, бер килерсең,
Аңларсың дип яшьлек хатасын.
Бу җыр Газим Ильясов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 15/10/2012 - 00:14
«
»