Киләм кичке урам буйлап

Категория: көе сүзләре

Киләм кичке урам буйлап
Экрен генә яңгыр сибәли.
Ә уйларым минем үткәннәрдә
Әйләнәләр яшьлек тирәли.

Яшьлек бит ул, аккан сулар кебек
Кире кайтмый әгәр бер үтсә.
Кадерләрен белми кеше шул чак
Калыр төсле мәңге яшьлектә.

Яшьлек бит ул гөл чәчкәсе кебек
Үзе матур, кыска гомерле.
Менә шулай, еллар узган саен
Искә төшеп өзә бәгерне.

Яшьлек бит ул, аккан сулар кебек
Кире кайтмый әгәр бер үтсә.
Кадерләрен белми кеше шул чак
Калыр төсле мәңге яшьлектә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »