Карлыгач (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Карлыгач оя ясый,
Юеш балчыкны ташып.
Сиңа булган сөю хисем
Ургый, йөрәктән ташып.

Карлыгачлар биек оча,
Бүген дә булыр аяз.
Яннарымда син булганда,
Һәрвакыт кояшлы яз.

Карлыгачның түшендә
Тамгасы бар ак төстә.
Бергә булган минутларның
Һәрбер мизгеле истә.

Карлыгачлар биек оча,
Бүген дә булыр аяз.
Яннарымда син булганда,
Һәрвакыт кояшлы яз.

Карлыгачлар су эчәләр,
Төшмичә генә җиргә.
Яшәсәң иде дәньяда
Сөйгәнең белән бергә.

Карлыгачлар биек оча,
Бүген дә булыр аяз.
Яннарымда син булганда,
Һәрвакыт кояшлы яз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »