Карагат кара була, бөрлегән кызыл була

Карагат кара була,
Бөрлегән кызыл була.

Сөйгәнеңне ятлар алса,
Күңелгә кыен була.

Карагат та түтәлдә,
Бөрлегән дә түтәлдә.

Җаным сөйми, күңелем ятмый,
Синнән башка бүтәнгә.

Карагат ашамим мин,
Бөрлегән ашамим мин.

Өзелеп сөйгән яркаемны
Мәңгегә ташламим мин.
Карагаттай, бөрлегәндәй,
Мәңге бергә яшәрбез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »