Карлыган кара була, бөрлегән кызыл була

Карлыган кара була,
Бөрлегән кызыл була.

Сөйгән ярны ятлар алса,
Йөрәккә яра була.

Карлыганым син минем,
Бөрлегәнем син минем.

Карлыганым, үзәгемне,
Өздерәсең син минем.
Бергенәм син, үзәгемне,
Өздерәсең син минем.

Карлыган да ашарбыз,
Бөрлегән дә ашарбыз.

Карлыгандай, бөрлегәндәй,
Бергә матур яшәрбез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.2 (106 голосов)
« »