Миләшкәем (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тәрәземне ачтым бакчага,
Аннан миләш миңа баш кага.
Күңелем иләс, серләремне, миләш,
Сөйләмим мин синнән башкага.

Ул өметсез көзнең салкынын
Тоймыймы ни синең ялкының?
Миләшкәем, нишләп эндәшмисең,
Нигә шулай соңлап балкыдың?

Тугайлардан башка кош кунмый,
Түзәрсеңдер ничек пошынмый?
Миләшкәем, сиңа килешәм мин,
Тогрылыкны бары кыш сыный.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »