Уйылгансың минем уйларыма,
Сарылгансың күңел моңнарыма.
Шуңа синең назлы исемеңне,
Кушам сөю тулы җырларыма.
Синең өчен кирәк булса әгәр,
Менәрмен мин йолдызларга кадәр.
Шуларның арасыннан иң якты,
Йолдыз бүләк итәрмен берәр.
Раушаниям, минем Раушаниям,
Сине генә өзлеп мин сөям.
Бу дөнъяда синсез юктыр бер ямь,
Мәхәббәт алдында баш иям.
Йөрәгемнән ургылган бу җырым,
Багышлана тик сиңа күз нурым.
Син гомерлек минем мәхәббәтем,
Бердән-берем тик син матурым.
Раушаниям, минем Раушаниям,
Сине генә өзлеп мин сөям.
Бу дөнъяда синсез юктыр бер ямь,
Мәхәббәт алдында баш иям.
Раушанияга мин баш иям.