Җиңгәчи

Сикреп төштем тирәккә лә.
Гөл яфрагы кирәккә.

Ай җиңгәчи,
Сөйгәнемне димләче.

Гөл яфрагы дару диләр
Яна торган йөрәккә.

Ай җиңгәчи,
Сөйгәнемне димләче.

Сандугачлар сайраса да,
Йөрәккә ял буладыр;

Ай җиңгәчи,
Сөйгәнемне димләче.

Биш минутның өч минуты
Сезне уйлап узадыр.

Ай, җиңгәчи,
Сөйгәнемне димләче.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »