Хисләремне әйтеп бирер өчен
Нинди сүзләр эзләп табырга?
Туган якның алтын тауларынмы
Сиңа, җаным алып барырга!
Шул тауларның көмеш чишмәләрең
Уеп куергамы алдыңа,
Күктән йолдыз тотып, шунымы әллә,
Учларыма илтеп салырга!
Бөтен нәрсә бары синең өчен,
Синең өчен бу җир, бу һава.
Син боексаң, болытларны ярып,
Сиңа багып, кояш елмая.
Сиңа, җаным, бөтен якты дөнья,
Иркә җилләр, җылы яңгырлар …
Яңгыр үткәч, әлеп куяемчы
Юлларыңа гәлсәр җәйгорлар!
/ Гәлсәр (баш.) — бәллүр /
Бу җыр Резедә Әминева репертуарында бар
Добавлено Almaz в Пнд, 22/10/2012 - 15:11
«
»