Бер җылы сүз әйтә алмадым

Үпкәләргә бәлки хакың бардыр,
Ничек инде хәтер калмасын.
Еллар буе көттек очрашуны,
Бер җылы сүз әйтә алмадым.
Бер җылы сүз әйтә алмадым.

Юлларымда китәр җыр булсаңда,
Син йөрәктә китәр моң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.

Әй йөрәктә күптән инде сиңа,
Җылылыкта бетмәс назда бар.
Синең белән мин сагынып көткән,
Моңнары саф, шиңмәс язда бар.
Моңнары саф, шиңмәс язда бар.

Юлларымда китәр җыр булсаңда,
Син йөрәктә китәр моң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.

Инде тоеп ерак алардан,
Тик очрашу мөмкин түгелдер.
Яз кояшы болыт каплагандай,
Моңсулана минең күңелем.
Моңсулана минең күңелем.

Юлларымда китәр җыр булсаңда,
Син йөрәктә китәр моң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.
Килер бер мәл, безнең очрашуда,
Көтә белгәннәргә соң түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »