Яшь наратлар (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

«Яшь наратлар» көен җырлап киттең
Көмеш кыңгыраулы пар атта.
Мин сөялеп, озатып калдым сине
Икәү генә белгән наратка (Бөдрәләнем үскән наратка).

Басылмады йөрәк ярсулары,
Басылса да юллар тузаны.
Һәр көн иртән, эшкә барган чакта (саен),
Шул (яшь) наратка карап узамын.

Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган җырны (көйне) җырлыйлар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »