Безнең урам (беренче вариант)

Чәчем сүттем тарарга да,
Тәрәзә ачтым карарга.
Киткән юлларыңа чыгам,
Сагынганда карарга.

Аргы якка китеп бара
Чөгендер утаучылар.
Белсәң иде, кемнәр икән
Араны бутаучылар.

Шәл яулыгым бәйләмиләр,
Чикләре тузар диеп.
Кем уйлаган, үз иптәшем,
Араны бозар диеп.

Аргы яктан бирге якка
Кемнәр күпер салганнар.
Без аерылдык та сайргайдык,
Саргаймасын калганнар.

Безнең урам — матур урам,
Тезелеп үсә ак каен.
Шул каеннарга карыймын
Сине сагынган саен.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Безнең урам»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (7 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »