Тавыш бирче

Синең хакта яшьлек хәтирәсе
Гомер җибен сүтә киредән.
Еллар аша сиңа эндәшәм мин,
Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче яшьлек иленнән.

Сөйгән җаннар генә куш канатлы,
Алышларда көчле җил белән.
Бәхет өчен пар канатым кирәк,
Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче бәхет иленнән.

Сөюсез һәм синсез елларымны
Алып ташлар идең иңемнән.
Мәхәббәтем, бик сагындым сине,
Тавыш бирче, тавыш бирче,
Тавыш бирче сөю иленнән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »