Добавлено marat_aibash в Пнд, 05/11/2012 - 12:35

Һәр адым җирең кадерле,
Сөйкемле халкың миңа.
Һәр талың, һәрбер камышың
Тугандай якын миңа.
Көннәрең дә, төннәрең дә
Яктылыкка бай синең.
Җәйләрең дә, көзләрең дә,
Кышларың да ― май синең!
Һәр елың ― чиксез куаныч,
Зур бәхет ― һәрбер көнең.
Хәтта бер йотым суың да
Гомердәй кыйммәт синең!
Йөзең нурлы, сулышың киң,
Юлларың иркен синең.
Яхшы җырга тормышың тиң,
И газиз туган илем!