Кил син, язым

Тып-тын һава, нурлар ява,
Көн аяз.
Бар дөньяга нурлар сибеп
Килә яз.

Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап, сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәрбез!

Ашыгабыз сине тизрәк
Күрергә.
Яшь үләннән ялантәпи
Йөрергә.

Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап, сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәрбез!

Кил син тизрәк, бөтен дөнья
Уянсын.
Сайрар кошлар, күбәләкләр
Куансын.

Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап, сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәрбез!

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Кил син, язым»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (28 голосов)
« »