Җыйдым җиләк

Категория: көе сүзләре

/ Керәшен халык җыры Илфат Дәүләтшин эшкәртүендә /

Кара урманнарның ла уртасында
Карт имәннәр кистем әллә ли.
Кара урманнарның ла уртасында
Карт имәннәр кистем әллә ли.
Пар үрдәкләр йөзәдер,
Әрәмәдә — күлләрдә.
Җыен дуслар, җыелышкан
Чәчәк ата гөлләрдә.
Пар үрдәкләр йөзәдер,
Әрәмәдә — күлләрдә.
Җыен дуслар, җыелышкан
Чәчәк ата гөлләрдә.

Узган гомерләрнең лә, уйларында,
Тату булсак иде без бергә.
Узган гомерләрнең лә, уйларында,
Тату булсак иде без бергә.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Җиләктән кайтып киләм.
Җир җиләге ничек тәмле
Сезне дә шулай сөям.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Җиләктән кайтып киләм.
Җир җиләге ничек тәмле
Сезне дә шулай сөям.

Су буйларымнан ла йөргән чакта
Алтын тәңкә таптым әллә ли.
Су буйларымнан ла йөргән чакта
Алтын тәңкә таптым әллә ли.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Бөрлегәннәре белән.
Без йөрибез, дус ишләрнең
Бер дигәннәре белән.
Җыйдым җиләк, җыйдым җиләк,
Бөрлегәннәре белән.
Без йөрибез, дус ишләрнең
Бер дигәннәре белән.

Алтын тәңкә безгә зур мал түгел
Бер күрешүләре әллә ли.
Алтын тәңкә безгә зур мал түгел
Бер күрешүләре әллә ли.
Француз яулыклар кичтә дә
Бөкләп, бөркәп, бишкә дә.
Сезнең белән күрешүләр
Кермәс инде төшкә дә.
Француз яулыклар кичтә дә
Бөкләп, бөркәп, бишкә дә.
Сезнең белән күрешүләр
Кермәс инде төшкә дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (22 голоса)
« »