Ярату (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Минем өчен генә тудыңмы син,
Минем өчен генә үстең ме?
Минем өчен, мәллә, минем өчен,
Башка галәмнәрдән күчтеңме?

Таңнар, алар, һаман матур булмый,
Син булганда гына таң матур.
Шуңа күрә, бары шуңа күрә,
Таңнарымда сине яраттым.

Һәр кайгымны минем бүлешәсең,
Һәр сүземне әзер тыңларга.
Шуңа күрә, бары шуңа күрә,
Елмаюың охшаш таңнарга.

Таңнар, алар, һаман матур булмый,
Син булганда гына таң матур.
Шуңа күрә, бәлки, шуңа күрә,
Таңнарымда сине яраттым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »