Добавлено Almaz в ЧТ, 22/11/2012 - 00:24
Кулларыма башын куйгач,
Нигә көрсендең икән,
Мин түгелме гомер буе
Сине сагынып көткән?
Язлар бүләк итәм сиңа —
Мин яратам язларны,
Язлар ап-ак чәчәк итәр
Чәчендәге карларны.
Кар яуган чәчеңнән сыйпап,
Карадым күзләреңә.
Шунда гына көрсенүнең
Төшендем серләренә.
Язлар бүләк итәм сиңа —
Мин яратам язларны,
Язлар ап-ак чәчәк итәр
Чәчендәге карларны.
Яурыныңнан йомшак кына
Кагаемчы иркәләп.
Көн элгәре көенми тор —
Картаерга иртәрәк.
Язлар бүләк итәм сиңа —
Мин яратам язларны,
Язлар ап-ак чәчәк итәр
Чәчендәге карларны.