Әнкәй, мине таңда уят әле

Әнкәй, мине таңда уят әле,
Уяткандай малай чагымда:
Чөйдә торган ияремне алып
Ат көтергә барам тагы да.

Далалагы алсу таң атуын
Тагын килә минем күрәсем,
Уйнаклап та йөрегән тайкайларның
Ялкайларын килә күрәсем.

Алан яңгыратып яшь тай кешни
Тәү кат аңа ияр салганда.
Әнкәй, мине таңда уят әле
Дала өстен томан алганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (10 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »