Яраттым (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Мин ярттым сине, яраттым,
Син бит минем ике канатым.
Мәхәббәтем җиккән пар атым,
Гомерлеккә диеп яраттым.

Яратмадым түгел, яраттым,
Әллә ничек үзеңә караттым.
Алтын кулың әсир иттеме?
Тәмле телен тәъсир иттеме?

Әллә инде назлы карашың,
Күңелем кылын сиртеп үттеме?
Сине кушып җырласын диеп,
Үзенең көен салып киттеме.

Яратмадым түгел, яраттым,
Әллә ничек үзеңә караттым.
Алтын кулың әсир иттеме?
Тәмле телен тәъсир иттеме?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »