Көзге җыр (Көзге яфрак)

Тәүге яфрак кыштырдагач,
Кошкайлар китә икән,
Ә күңелләр киткәннәрне
Көтә дә көтә икән.

Нигә юллар безне күптән
Табыштырмаган икән?
Табыштыргач, нигә генә
Кавыштырмаган икән?

Җилләр урман-кырларымны,
Сарыга сабыштыра;
Шаулап килгән язларымны
Көзләргә авыштыра.

Нигә юллар безне күптән,
Табыштырмаган икән?
Табыштыргач, нигә генә
Кавыштырмаган икән?

Үтеп киткән көннәреңә
Кайтулар мөмкин түгел,
Үтеп киткән бу кошларны,
Көтә дә көтә күңел.

Нигә юллар безне күптән
Табыштырмаган икән?
Табыштыргач, нигә генә
Кавыштырмаган икән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »