Килче иркәм

Бер күрүдә гашыйк булдым,
Сихырлап киттең.
Әйтер сүзем әйтә алмадым,
Кәефсез үттең.
Тик сагыш калды йөрәктә,
Ә син еракта.

Килче иркәм, килче,
Сагышларым сүнче.
Белче иркәм, белче,
Бердән-берем килче.

Нишләрмен газаплы төннәр,
Килсә гомергә.
Төшемдә, яшел болында,
Йөрибез бергә.
Уянам, сагыш йөрәктә,
Ә син еракта.

Килче иркәм, килче,
Сагышларым сүнче.
Белче иркәм, белче,
Бердән-берем килче.

Барыбер да насыйп итер,
Күрешү килер.
Нинди үтта янганымны,
Җаннарым белер.
Сагышлар калыр еракта,
Сөю йөрәктә.

Килче иркәм, килче,
Сагышларым сүнче.
Белче иркәм, белче,
Бердән-берем килче.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »