Каерылып миңа карый-карый,
Кыр казлары оча, җай гына.
Өнемдә дә оча, төшемдә дә оча,
Синең якка, синең яныңа!
"Сабыр итче бер аз,
Җавап көт! — ди, бер каз, —
Боекма!"— дип мине юата.
Күңел сине эзли,
Өметемне өзми,
Кыр казларын сиңа озатам.
Канат җилпеп, кошлар саубуллаша,
Китимләр бит кире кайтмаска.
Гөлләр мине күреп, ант итәләр кебек,
Син кайтмасаң чәчәк атмаска.
"Сабыр итче бер аз,
Җавап көт! — ди, бер каз, —
Боекма!"— дип мине юата.
Күңел сине эзли,
Өметемне өзми,
Кыр казларын сиңа озатам.
Синең якка очам, кыр казлары,
Алсу таңга нурга күмелеп.
Моңлы тавышлары, сары сагышлары,
Йөрәгемдә калды өзелеп.
"Сабыр итче бер аз,
Җавап көт! — ди, бер каз, —
Боекма!"— дип мине юата.
Күңел сине эзли,
Өметемне өзми,
Кыр казларын сиңа озатам.