Кәккүк-кәккүк!
Әйтче миңа,
Күпме минем гомерем?
Күпме минем бу дөнъяда
Шатлыкларым, күререм?
Кәккүк-кәккүк!
Нигә былай
Санадың син ник бик аз?
Озагырак кычкырырга
Тапмадыңмы әллә көч?
Кәккүк-кәккүк!
Үпкәләмә,
Аз бирсәңдә, гомер бит.
Бар шатлыгын, бар кайгысын,
Татып китәм бу җирнең!…
Бу җыр Хәйдәр Бигичев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 05/12/2012 - 00:18
«
»