/ Таһир Таһировның әсәре буенча "Галия" спектакленнән җыр /
Заһир:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Очрашканнар көннәр төн белән.
Бу дөньяны белгәнемнән алып,
Синең барлыгыңны мин беләм.
Синең барлыгыңны мин беләм.
Галия:
Син кайда, мин шунда, Заһирым,
Ерактан эзләгән якыным.
Йөрәктә кабынган ялкыным,
Син кайда, мин шунда, Заһирым.
Галия:
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Йөрәгемә кунды ялкыны.
Бер ялкыны дөнья балкытырлык
Сөю булгандыр ул, ах(ы)ры.
Сөю булгандыр ул, ах(ы)ры.
Заһир:
Син кайда, мин шунда, Галиям,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям.
Заһир белән Галия (бергә):
Йолдызларга йолдыз атылганда,
Гомерләре янып (сүнеп) югала.
Ә мәхәббәт гомерләрдән озын,
Мәңге янып (яна) , мәңге җырлана.
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/,
Шатланам, елыймын һәм көләм.
Мәхәббәт алдында баш иям,
Син кайда, мин шунда, Галиям, /Заһирым/.