Ак каеннар (Зифа ак каеннар)

Ак каеннар, зифа ак каеннар,
Сезнең белән бергә ут янам.
Сез тагыда яфрак коясыз да,
Сез тагыда яфрак коясыз да,
Туйдыгызмы матур дөнъядан?
Туйдыгызмы матур дөнъядан?

Ак каеннар, зифа ак каеннар,
Ямьле җәйләр калды еракта.
Ачтым сезгә йөрәк серләремне,
Ачтым сезгә йөрәк серләремне,
Сагышларым сезне саргайта.
Сагышларым сезне саргайта.

Ак каеннар, зифа ак каеннар,
Сарагаюдан юк шул, юк чара!
Яфракларны каплап карлар ява,
Яфракларны каплап карлар ява,
Сагышлардан юк шул, юк дәва.
Сагышлардан юк шул, юк дәва.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »