Авылыма (беренче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Зур араны, бер мизгелдә,
Узып киләм мин синең каршыңа.
Табигатьең күңелемдә,
Ямь түгелә авылым ягына.

Йөгереп килеп ташланам
Синең саф кулларыңа.
Якты көннәрем башлана
Тик синең яныңда.

Җир йөзендә, ул бер генә
Туган авылым, оныталмам сине.
Туган авылым, килер бер чак,
Синнән читкә мин китә алмам инде.

Йөгереп килеп ташланам
Синең саф кулларыңа.
Якты көннәрем башлана
Тик синең яныңда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »