Туган ягым (икенче вариант)

Кошлар булып очыр идем,
Талпынып еракларга,
Сагынуымны басар идем,
Кайтсам туган якларга.

Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Сагынуымны басарга.
Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Читләрдә адашканда.

Назлап искән тау җиленә,
Тарала минем чәчем.
Үссен диеп түтәлләргә,
Чәчәк минем, мәк гөлем.

Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Сагынуымны басарга.
Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Читләрдә адашканда.

Мәк гөлләре чәчәк атып,
Таратты уйларымны.
Чәчәкләре тир коелып,
Яңартты сагышымны.

Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Сагынуымны басарга.
Сагынам сине, туган ягым,
Әйләнеп бер кайтырмын мин,
Читләрдә адашканда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »