Кайгыларым ташлыйм диеп ялгыш,
Бәхетемне суга салганмын.
Һәм күперсез елга-елга,
Ярында мин, ярында мин,
Көймә көтеп ялгыз калганмын.
Сак белән сук кебек моңаябыз,
Бер елганың ике ярында.
Синең якка карап-карап,
Искә алам, искә алам,
Үткәннәрнең барын-барында.
Сине сагынып күпме моңайсам да,
Үткән көннәр кайтмый бит инде.
Әммә минем уйчан-уйчан,
Күңелемә, күңелемә,
Алар әле кайтыр шикелле.
Бу җыр Азат Тимершәех, Наил Хөснияров, Рифкат Габдулҗанов, Рәфисә Әсәдуллина, Сәрия Нәбиуллина репертуарында бар
Добавлено Almaz в ЧТ, 20/12/2012 - 18:19
«
»